29 сентябрьдә "Балкыш" лагере базасында мәктәп лидерларының район утырышы булды, анда укучылар советларының һәм балалар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышынды, белем бирү оешмаларында укучылар үзидарәсе органнарының үзара бәйләнеш планы билгеләнде. Шулай ук булачак "Укытучылар көне" бәйрәмен һәм башка чараларны оештыру турында да фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча район укучылар советы оештырылды һәм мәктәп лидерларының район Советы рәисе сайланды.