2022 елның 1 октябрендә Тукай муниципаль районының Яңа поселогында сугышчы әфганчы Сабиров Айрат Марсель улына Стелла һәйкәле ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге проектның инициаторы булып аның полкташы Галәветдинов Фәрит Алмас улы.
Сабиров Айрат Тукай районының Иске Гәрдәле авылында туган, 1964 елның 1 гыйнварында туган. 1982 елның 29 мартында хәрби хезмәткә алына. Ул Әфганстанда халыкара бурычны үтәде. Авырып 1982 елның 8 сентябрендә вафат була.
Айрат Сабировны искә алырга әти-әнисе, авылдашлары, педагоглары сыйныфташлары, Яна поселогы мәктәбе укучылары һәм полкташлары килде. Тантаналы митингны Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы ачты. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Сәламләү сүзе белән Тукай районы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнир улы чыгыш ясады. Тантаналы митингта бер минутлык тынлык игълан ителде. Сабиров Айратка һәйкәл ачылуга багышланган тантаналы чара "Гиндукуш"җыры белән тәмамланды.