Куп еллар район мәгариф идәрәсендә зшләгән өлкән буын вәкилләре очрашты.

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

 Кичә , Тукай районы мәгариф идәрәсе җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы,район профсоюз оешмасы белән берлектә мәгариф идәрәсендә куп еллар зшләгән ( мәгәриф идәрәсе белгечләре,  методик   булек, тәрбия эше узәге, бухгалтерия хезмәткәрләре. техничка) өлкән буын вәкилләрен Тубән Суыксу мәктәбендә кабул итте. Район Тәрбия эше Үзәге тарафыннан матур зчтәлектәге программа,мул табын артында, хезмәттәшләр ял иттеләр,уй фикерләре белән уртаклаштылар.Кайвакыт өлкәннәргә бер җылы сүз дә җитә, алар игътибар көтә. Өлкәннәр вакытында җир җимертеп эшләгәннәр, ялны  белмәгәннәр, кайберләре әле дә хезмәт фронтында, әмма тик торырга күнекмәгәннәр, илгә файда китерәләр. Алар өчен хезмәт, гаилә, балалар, туган җир – алгы планда. Балалар, оныклар тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, төрле чараларда катнашалар.Бу чара бик җылы эчтәлектә узды,  ветераннарыбыз мәгариф идәрәсе ,мәктәп укучылары, мәктәп директоры,ашханә  хезмәткәрләре,мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафына җылы эчтәлектәге рәхмәт сүзлре җиткерделәр.

 
 

Дәүләт өлкәннәр турында, аларның тормышкөнкүрешен яхшырту хакында даими кайгырта, аларга кагылышлы социаль программалар да кабул ителә. Соңгы елларда олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклауга, дәвалауга, ялгызларга, ярдәмгә мохтаҗларга игътибар нык көчәйде. Билгеле, бу өлкәдә бар да эшләнә дияргә иртәрәк.

Бәйрәм көннәрендә райондагы хезмәт коллективларында, авылларда кабат өлкәннәребезне, ветераннарны хөрмәтләргә җыеналар. Бу инде матур гадәткә әверелде. Беркем дә игътибарсыз, бүләксез калмасын иде. Әбиләргә, бабайларга, әти-әниләргә, гомумән, барлык өлкәннәргә саулык, сабырлык, имин тормыш, кадер-хөрмәттә булуларын телибез. Бәйрәм белән!

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/bayramnar/chirmeshnlelrne-olknnr-kne-beln-kotlyylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International