1 октябрьдә традиция буенча иң ягымлы һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне - ул өлкән буынга тагын бер кат хөрмәтебезне белдерү, рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
30 сентябрь көнне Тукай муниципаль районындагы картлар һәм инвалидлар интернат йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Өлкэннэрне картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче хезмәткәрләр һәм яшь социаль хезмәт алучылар котлады. Барлык концерт программасы якты һәм бераз моңсу төсләргә бай көзгә багышланган иде. Өлкән яшьне көзге тормыш белән чагыштырып була. Юкка гына бу бәйрәм нәкъ менә алтын көз чорында билгеләп үтелми инде. Артистлар өлкәннәребезне үзләренең яхшы чыгышлары белән сөендерделәр. Концерттан социаль хезмәт алучылар яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар.