«Бер-береңә җылы йөрәк җылысы бүләк итеп»дигән район бәйрәме булды.

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Тукай районы Яңа бистәдә(поселогы) «Юер-береңә җылы йөрәк җылысы бүләк итеп»дигән район бәйрәме булды. Иртәдән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең көзге ярминкәсе ачылды. Өлкәннәр өчен биредә кышка кирәкле барлык товарлар, яшелчәләр, ит һәм балык продукциясе, ярма һәм он тәкъдим ителде. Район үзешчәннәре ярминкәгә килүчеләрне дәртле концерт номерлары белән сөендерде.

Өлкәннәр бәйрәменә Тукай районының күренекле ветераннары, иҗтимагый тормышта актив катнашучы пенсионерлар, ветеран оешмалары рәисләре, өлкән буын вәкилләре чакырылган иде. Район мәдәният хезмәткәрләре ветераннарга үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Ветераннарны бәйрәм белән Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады. - Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне – зирәклек һәм игелек бәйрәме белән котлыйм! Сез-намуслылык, шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, патриотлык үрнәге! Яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Барысы өчен дә рәхмәт! - диде Фаил Мисбах улы. Ул өлкәннәргә сәламәтлек, озын гомер теләде.

Район башлыгы районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы пенсионерларны Тукай муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Калмаш авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рәзинә Мәгъсүмова, Боерган авыл җирлегенең ветераннар Советы Рәисе Флуда Сәлимова, Мусабай – Завод авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Клара Габделхакова, Комсомолец поселогыннан Тамара Лобова, Күзкәй авылыннан Кәүсәрия Хафизова бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International