Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре! Укытучы хезмәте– җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана. Сезнең хезмәт зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар!
#

Һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт. Тукай районы укытучысы, дигән мактаулы даныгыз бөтен республикага билгеле. Без- районыбызда алдынгы карашлы, үз һөнәренә гомер буе тугры калган мөгаллимнәребез белән горурланабыз. Бигрәк тә район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогика хезмәте ветераннарына рәхмәтләребез чиксез. 
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, һөнәри уңышлар телим! Сезгә районыбыз киләчәге өчен яңа казанышлар яуларга насыйп булсын!    


Хөрмәт белән Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев

Чыганак:"Якты юл" газетасы

 

 
#

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International