Татарстан Пенсия фонды башлыгы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган брифингта чыгыш ясады

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе өлкән яшьтәге татарстанлыларны пенсия белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Республикасында 1,1 млн. пенсия алучы исәпләнә, шуларның 80% тан артыгы - өлкән яшьтәге кешеләр яки, гомуми билгеләнгән пенсия яшенә һәм өлкәнрәкләр. Быел берничә индексация үткәрелде. 2022 елның гыйнварыннан Иминият пенсияләре якынча 900 мең эшләмәүче пенсионерга 5,9% ка артырылды, аннары өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде, бу 2021 ел өчен бәяләр арту индексыннан югарырак. Июнь аеннан барлык пенсия төрләре дә өстәмә рәвештә 10% ка арттырылды. Бер пенсия коэффициенты бәясе арту нәтиҗәсендә быел 118,10 сум тәшкил итте, иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме – 7 220,74 сум республикада картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып китә (19160,70 сум).

Социаль пенсияләр һәм индексацияләнде (апрельдән – 8,6% ка, июньнән – 10% ка). Август аенда эш бирүчеләр тарафыннан күчерелгән иминият взносларын исәпкә алып, якынча 270 мең эшләүче пенсионер пенсияләренә төзәтмәләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International