Тукай районы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды!

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.Тантанада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Алар гаиләләрне котладылар һәм Тукай районының 4 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар. Искәртеп узабыз, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталына сертификат актив режимда ата-аналар мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә. Хәзер электрон сертификат рәсми рәвештә «дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы булган затларның федераль регистрыннан Өземтә»дип атала. Игътибар итегез, ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. Әйтик, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арттырылган һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә.

Ике бала да 2020 елдан башлап барлыкка килсә, күтәрелгән ана капиталы күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга артты һәм 693 144,1 cумны тәэшкил итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International