«Акчәчәк» балалар бакчасы балалары бәйрәм чыгышы белән Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булдылар. Кечкенә артистлар социаль хезмәт алучыларны үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр балаларның чыгышларыннан бик канәгать калдылар.