Тукай муниципаль районы Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музеена экскурсия

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 

      Өлкәннәр декадасы кысаларында 06.10.2022 елда Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Тукай муниципаль районы Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музеенда булды.

      Аларны музей директоры Резеда Равис кызы Гарипова һәм экскурсовод Лилия Миннеханиф кызы Гайнетдинова җылы каршы алдылар.

      Социаль хезмәт алучылар өчен экспозиция буенча экскурсия оештырылды. Лилия Миннеханиф кызы Әфган сугышында катнашучылар, биредә җыелган экспонатлар турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар аны бик теләп тыңладылар һәм музей экспонатларын карадылар. Күргән һәм ишеткәннәрдән бик канәгать калдылар. Күп уңай эмоцияләр алдылар. Музей хезмәткәрләренә бай эчтәлекле әңгәмә һәм җылы карш өчен зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International