Фаил Камаев районыбызның элеккеге җитәкчеләре, дәүләт хезмәтендә эшләп ялга чыккан ветераннарын каршы алды

2022 елның 7 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа бистәсендә районыбызның элеккеге җитәкчеләре, дәүләт хезмәтендә эшләп ялга чыккан ветераннарын каршы алдылар . Район башлыгы Фаил Камаев аларны төзекләндерелгән парк һәм мәдәният йорты белән таныштырды. Өлкәннәр Габдулла Тукай һәйкәле янында фотосүрәткә төштеләр ,соныннан алар капиталь ремонттан сон төзекләндерелгән Кенәз мәктәбенә юл тоттылар,очрашу     чәй өстәле артында  дәвам итте.Кунаклар  чәй өстәле артында  фикер алыштылар,уй-теләкләрен җиткерделәр,котлау сүзләрен ирештерделәр.

Фаил Камаев аларга исәнлек-саулык, бәхетле картлык теләде. Куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район үзешчәннәре концерт номерлары белән мәҗлесне бизәделәр.Чарадан һәр ветеран бүләк белән кайтып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International