Яшь йөрәкле өлкәннәр

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

2022 елның 8 октябрендә Өлкәннәр декадасында Княз авыл җирлегенең Казиле авылы клубында "Яшь йөрәкле өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм чәй мәҗлесе үткәрелде. Өлкәннәрне котлау сүзләре белән Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, Казиле авылы старостасы Равил Вәгыйз улы Гәрәев чыгыш ясадылар. Бәйрәм өстәл артында узды.

Казиле авылы өлкәннәрен котларга авылы мәдәният йорты үзешчәннәре килгән иде. Өлкәннәр өчен иң яхшы җырларны Валентина Сәгыйдуллина, Зоя Константинова, Әнүзә Нәбиуллина, Мәдинә Сабирова, Сергей Белов башкарды.Кичәгә килүчеләр борынгы халык җырларын җырладылар, биеделәр һәм дәртле такмаклар җырладылар һәм искиткеч бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International