2022 елның 7 октябрендә Княз мәдәният йортында " Алтын яшьне данлыйк!» өлкәннәр көненә багышланган чара узды .Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы каршы алдылар . Тантана сәбәпчеләрен Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлегеннән район Советы депутаты Айнур Айрат улы Кашапов котлады.Алар ветераннарга хәрби һәм хезмәт батырлыклары, республика, район, туган бистә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Урта мәктәп укучылары, мәдәният йорты иҗат коллективлары "Русский звон" фольклор коллективы, "Айбагыр"керәшен ансамблендә катнашучылар ветераннарга үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр . Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы атмосферада узды