Район башлыгының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

#

Әлеге көн - үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.  Сезнең белән бергә тынгысыз һәм көйле эшебез нәтиҗәсендә районда мул уңыш үстерелде һәм җыеп алынды.

Авыл хуҗалыгы тармагының эшләүчеләренә  рәхмәт сүзләре белдерәбез. Уз һөнәрегезгә тугры калып, армый-талмый хезмәт итәсез, күркәм нәтиҗәләргә ирешәсез.

Сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим!

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев

 Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International