Картаямыни соң йөрәк

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, ТРсы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Илнур Гәрәев, районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева җылы сүзләр, теләкләр әйтеп чыгыш ясадылар. Аннары, ярышлар башланып китте. Район өлкәннәре бу көнне ярышларның 7 төрендә: шашка, өстәл теннисы, 
мылтыктан ату, дартс, бочча, армспорт һәм йөзүдә көч сынашты. Ату буенча норматив ГТОга исәпкә кертелде. Ярышлар арасында спортчылар махсус әзерләнгән чәй өстәле артында ял итә дә алдылар. Спартакиада нәтиҗәләре буенча, шашка уенында ир-атлар арасында I урында – Николай Дьячков (Круглое Поле поселогы), II урында – Рафаэль Салихов (Калмаш авылы), III урында – Геннадий Нигьмәтуллин (Бәтке авылы). Хатын-кызлар арасында исә I урынны Калмаш авылыннан Рәисә Шакирова,  II урынны Татарстан поселогыннан Розалия Гыйниатуллина, III урынны Мусабай Завод авылыннан  Резида Гәрәева 
алды. Өстәл теннисы буенча иратлар арасында иң көчлесе Новотроицкое авылыннан Вәлиҗан Баязитов танылды. II урында Шилнебаш авылыннан Анатолий Заикин, III урында Теләнче Тамак авылыннан Дилүс Гомәров калды. Хатынкызлардан I урынны Күзкәй авылыннан Елена Стасенок, II урынны Борды авылыннан Любовь Елина, III урынны Биклән авылыннан Зөлфия Шәйдуллина алды. Армспортта ир-атлардан Теләнче Тамак авылыннан Дилүс Гомәров беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Җиңүчеләр педьесталының икенче баскычына Мәләкәс авылыннан Сергей Суханов, өченче баскычка Күзкәй авылыннан Зыя Фәрхетдинов менде. Хатын-кызлар арасында иң көчлесе дип Мәләкәс авылыннан Флера Абрамова табылды. II урынга Күзкәй авылыннан Гөлнур Хамадиева, III урынга Бикләннән Альмира Гәрәева чыкты. Дартс уенында ир-атлардан I урында – Владимир Карпов 
(Күзкәй авылы), II урында – Самат Рәхимов (Яңа Бүләк авылы), III урында – Галинур Булатов (Мәләкәс авылы) калдылар. Хатын-кызлардан I урында – Зөһрә Ризванова (Сәмәкәй авылы), II урында – Ләйсән Миңнәхмәтова (Иске Дөреш авылы), III урында – Оркыя Арсланова (Түбән Суыксу авылы).  Ату буенча ир-атлар арасында иң төз атучы дип Күзкәй авылыннан Зыя Фәрхетдинов танылды. II урынны Круглое Поле поселогыннан Самат Гобәйдуллин, III урынны Мәләкәстән Сергей Суханов алды. Хатын-кызлар арасында исә I урын – Лидия Федоровада (Шилнәбаш авылы), II урын – Зөлфия Фазылбәковада (Борды авылы), III урын – Фәния Гобәйдуллинада (Иштирәк авылы).  Бочча уенында ир-атлардан I урынны Мәләкәс авылыннан Госман Рәхмәтуллин, II урынны Яңа Бүләк авылыннан Рөстәм Идрисов, III урынны Түбән Суыксу авылыннан Наил Арсланов алды. Хатынкызлардан Калмия авылыннан Илсияр Зыятдинова беренчелекне беркемгә дә бирмәде. II урында Круглое Поле поселогыннан Рита Красильникова, III урында Бикләннән Асия Фазуллина яулады. Йөзүдә ир-атлар арасында иң көчлесе итеп үзен Күзкәй авылыннан Владимир Карпов күрсәтте. Аңардан соң II урында – Таһир Гыймалиев (Круглое Поле поселогы), III урында – Илһам Садыйков (Мусабай Завод авылы). Хатын-кызлар арасында иң яхшы йөзүче дип Круглое Поле поселогыннан Любовь Гыйлманова табылды. II урынны исә Иштирәк авылыннан Гөлнур Шәвәлиева, III урынны Шилнәбаш авылыннан Ирина Самохина алдылар. Йөзү буенча эстафетада, I урынны – Круглое Поле, II урынны – Калмаш, III урынны – Иштирәк авыл җирлеге командалары яулады.  

Г о м у м к о м а н д а ярышларында исә I урын – Мәләкәс, II урын – Круглое Поле, III урын – Күзкәй авылы җирлеге командаларына бирелде.


 

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International