Узган шимбәдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркы базасында Ел саен үткәрелә торган «Осталар шәһәре-2022» ярминкәсе-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Муниципаль берәмлекләр, мәгариф оешмалары катнашында оештырыла.
Чарада республиканың 44 районы катнашты, алар арасында Тукай районы да бар иде. Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашу өчен 24 мәктәп китте, шул исәптән Теләнче-Тамак авылындагы коррекция интернат-мәктәбе дә.
Казанлыларга һәм башкала кунакларына алар үзләре җитештергән яшелчә һәм җиләк-җимеш, консерв, камыр ризыклары, кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим иттеләр. Чарада катнашкан өчен район мәгариф учреждениеләре ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кулыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.