Авылыбызның хөрмәтле кешесе, танылган ветеран табибә- Маһинур апа Шәйхетдинова җитәкчелегендә пенсионерлар (Университет третьего возраста) өчен оештырылган "Сәламәтлек" фитнес клубы 10 нчы сезонын башлап җибәрде. Бу клубта ветераннарыбыз физкультура белән шөгыльләнәләр, халык медицинасыннан файдаланырга өйрәнәләр, матурлык серләренә төшенәләр.Маһинур апа һәркемгә ярдәм итеп, эше белән дә, тәмле теле белән дә өлкәннәребезнең сәламәтлеген кайгырта.Дәрес азагында ,ял минутларында без аларга китапханәгә кайта торган ЗОЖ газетасына күзәтү ясадык, өйләренә укырга язып бирдек