Круглое Поле КФҮндә өлкәннәр көненә багышланган «Елларым-минем байлыгым» дигән бәйрәм чарасы булып узды. Бу көнне чәй өстәле белән концерт оештырылды, шулай ук иҗади эшләр һәм китаплар күргәзмәсе булды. Махсус бу көнгә китапханә бистәнең иң актив пенсионерларының видеоларын әзерләде.