2022 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышын уздырдылар. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты бүлек башлыклары, мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында «Тукай муниципаль районы мәгариф объектларында террорчылык янауларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында»төп мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча ЭЭИнең Тукай районы буенча бүлек вәкилләре, «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы урынбасары, район АТК секретаре чыгыш ясады. Район террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары үз тәкъдимнәрен бирде.
Каралган мәсьәлә буенча чыгышлар һәм фикер алышулар йомгаклары буенча үтәү срогын һәм җаваплыларны күрсәтеп карарлар кабул ителде, балаларыбызның район мәгариф учреждениеләрендә булуларын саклап калу максатыннан чаралар комплексы эшләнде.