Ел саен 15 октябрьдә дөнья күләмендә Бөтендөнья Авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә, 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы бу бәйрәмне Халыкара бәйрәмнәр исемлегенә кертте. 2022 елның 15 октябрендә Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көненә багышланган «Рус авылларында хатын-кызлар !" дигән чара уздырды Активистлар тирән хөрмәткә һәм мактауга лаек хатын-кызларның өйләрендә булдылар. Әлеге бәйрәм акциясен оештыручылар күп еллар авыл җирендә яшәүче һәм озак еллар эшләгән хатын-кызларны котладылар.Алар-хезмәт ветераннары Горецкая Любовь Александровна, Закирова Нурзия Ислам кызы, Фәйзуллина Самига Заһит кызы, Нәбиуллина Ләбибә Салих кызы, Миннекаева Флюра апа, Хәмәтгалиева Фәүзия апа.
Авылда яшәп һәм хезмәт сөеп яшәүче барлык хатын- кызларны әлеге көн белән котлыйбыз! Кадерле гүзәл затларыбыз, кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телибез.