Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза.
Чарада Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнаша. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация дә әлеге тантаналы чарага чакырулы. Шунысын да әйтергә кирәк, районның “Гигант” ҖЧҖ җитәкчесе Риф Имамов дәрәҗәле бүләк - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Тагы бер дәрәҗәле бүләкләү – “Камский бекон” ҖЧҖе ясалма орлыкландыру операторы Наталья Кайнова "Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы" исемен алды.
