2022 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә «Балкыш» («Сияние») Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның Vll республика фестивале лауреатларының Гала-концерты булды, анда Иштирәк авыл җирлеге "Яшьлек" коллективы (җитәкчесе Жилаева Гөлсинә) һәм Кругое Поле авыл җирлеге «Родные напевы» вокаль ансамбле (җитәкчесе Халитова Зоя) Тукай муниципаль районын тәкъдим иттеләр.Алар лауреатлар булдылар.
Шулай ук бәйрәмдә Тукай районы ветераннар (инвалидлар) Советы Рәисе Вазиева Фәйрүзә Фаяз кызы ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасыннан Рәхмәт хаты алды
