Тукай муниципаль районының кече сыйныф укучылары «Чиста куллар-синең яклаучы»Республика рәсем конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Чараның максаты-укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру. Конкурс 2022 елда Бөтендөнья Чиста куллар көненә багышланган һәм «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге»ФБУЗ белән берлектә оештырыллды.
Безнең җиңүчеләр : 1 урын - Хаҗиева Камилә (Боерган мәктәбе);
2 урын-Әхмәтвәлиева Румия (Биклән урта мәктәбе);
3 урын - Йосыпов Арсений ( Мәләкәс урта мәктәбе );
3 урын - Давыдов Шамил ( Боерган мәктәбе) .
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хаҗиева Камиләнең эше республика этабына юнәлдерелгән. Аңа уңышлар телибез !
.jpg)