Озын гомерле кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. 20 октябрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Иске Дөреш авылында яшәүче Харисова Тәскирә Гыйльметдин кызына 90 яшь тулды . Бу көнне аны шундый истәлекле дата белән Тукай муниципаль районының ветераннар Советы рәисе Ф.Ф. Вазеева һәм авыл җирлеге башлыгы Р. М.Дусадбиков тәбрикләделәр, юбиләргә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар, ныклы сәламәтлек,туганнары һәм якыннары тарафыннан мәхәббәт һәм кайгырту теләделәр.
