Бөтендөнья йомырка көненә багышланган күңел ачу программасы узды

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 14 октябрендә Княз мәдәният йортында Бөтендөнья йомырка көненә багышланган күңел ачу программасы узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, йомырканың файдасы, йомыркадагы нинди туклыклы матдәләр, йомырка нинди ризыкларда кулланылуы турында сөйләделәр. Аннан соң балалар белән танып-белү викторинасы, күңелле бәйгеләр һәм уеннар уздырылды.

Йомырка көне тарихы 1996 елдан башлана. Ул вакытта Халыкара йомырка җитештерүчеләр комиссиясе экспертлары шушы гадәти булмаган бәйрәмне булдырырга карар итә. Бу идеяне күпчелек илләрнең күтәреп алуы гаҗәп түгел. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, планетада, гомумән, йомырка кулланылмаган ил юк икән.

 

 

Тамара Тузеева, мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International