Тыл ветераны, Яна Бүләк авылында гомер итүче Заһидуллина Фәүзия Заһидулла кызын юбилее уңаеннан Тукай муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә Фаяз кызы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Фаил Камаев исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Әлеге тантанада авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтдинов Мансур Сәхабетдин улы да катнашты, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде. Ветеранны котларга килгән туганнары,тирә-күршеләре,мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярга изге теләкләрен юлладылар

