Суровка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Михаил Сергеевич Малахов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей көнендә Тукай муниципаль районының ветераннар(инвалидлар) Советы Рәисе Вазеева Ф .Ф., Новотрицкий авыл җирлеге башлыгы урынбасары Михаил Сергеевичка Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлавын һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбилярга нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Янәшәдә һәрвакыт якын кешеләр булсын: ярдәмчел һәм кайгыртучан, тугры һәм сөекле кешеләр.