22 октябрьдә Россиядә “Ак торналар көне”билгеләп үтелә. Бу гадәти булмаган чара Дагстанның халык шагыйре Расул Гамзатов шигырье исеме белән Бөек Ватан сугышы елларында гына түгел, башка сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә оештырыла.
Кенәз авылы җитлегендә “Ак торналар көнен” бәйрәм итү кысаларында, «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады» һәйкәле янында “Хәтер көне – Ак торналар көне” митингы узды. Чараның максаты-сугышта һәлак булганнарны искә алу, шулай ук үсеп килүче буынга без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш дигән фикерне, милли мәдәниятләрне һәм дини карашларны терроризмга каршы тору өчен бердәм булырга тиешлегебезне җиткерү иде. Митингта тыл хезмәтчәннәре, Кенәз авыл җирлеге ветераннар советы, Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда, Донбасста хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре, 5 сыйныф укучылары, «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнашты. Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган солдатларның әти-әниләре һәм Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова бик тәэсирле чыгышлар ясадылар. Соңыннан һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. «Родина» патриотик клубы әгъзалары оригами техникасын кулланып үз куллары белән ясаган ак торналарны очыру, әлеге акциянең кульминацион мизгеле булды. Алар һәр торнаны Әфганстан, Чечня, Таҗикстан, Донбасста сугыш вакытында һәлак булган туганнарының фамилияләре белән имзаладылар. Әйе, күккә ак кәгъаз торналарны ак шарлар күтәрде. Аннары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлгә веноклар, тере чәчәкләр салдылар.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры