Яшь гаиләләрнең бөтенроссия онлайн-форумы узачак

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

3-5ноябрь көннәрендә «Родные-любимые.рф»платформасында  онлайн   Бөтенроссия яшь гаиләләр форумы узачак. Форум кысаларында спикерлар гаилә психологиясе, Гаилә белеме, финанс грамоталылыгы һәм гаилә бюджетын алып бару темаларын караячак.

Шулай ук форум мәйданчыгында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы узачак, анда катнашучылар проектларны тәкъдим итә һәм үз инициативаларын тормышка ашыруга финанс ярдәме ала алачак, грант ярдәме күләме 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

 Конкурска  гаризалар  2022 елның 31 октяберенә Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә  чаклы  кабул ителә (https://clck.ru/32Mazz)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International