Тукай районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән Казанга Тукай районыннан мобилизацияләнгән ир-атларлар янына барып кайтучы әниләр һәм хатыннар өчен 2 автобус бүлеп бирелгән. Сәфәрдә аларны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев озатып йөрде.
