Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 18 ноябрьдә үтәчәк

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Ел саен ноябрь аенда республика Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла. Быел ул 18 ноябрьдә үтәчәк.

 Бу көнне ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, тәрбиягә бала алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә бушлай юридик ярдәм дә күрсәтелә ,дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалары, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек, мәгариф бүлеге вәкилләре, адвокатлар һәм нотариус һ. б. сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International