2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ритуал хезмәт күрсәтү өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча кабул итү узачак.
Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының ритуал хезмәтләрен оештыру идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Ритуал хезмәтләр өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча