Адель Даутов "Җирле советлар вакыты" программасы кунагы

2022 елның 28 октябре, җомга

«Җирле советлар вакыты» программасында  "Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү коралы буларак гражданнарның үзара салымы"дигән тема астында яңа чыгарылышы узды.

   ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин традицион рәвештә программаның эксперт алып баручысы буларак чыгыш ясады.

Студия кунаклары – Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов 2022 елда районнарда һәм авыл җирлекләрендә үзара салым кысаларында нинди эшләр башкарылуы һәм халык арасында нинди мәсьәләләрне хәл итү турында җавап бирделәр.

Тапшыруны шимбә көнне «Россия-24» телеканалында – 21:10, якшәмбе көнне 13:30 сәгатьтә «Җирле советлар вакыты» программасында карый аласыз.

Программаны Дмитрий Второв алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International