Буген Тантаналар сараендаТукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе башлыгы Равил Зарипов, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Чаллы Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шангараев катнашты.
Ана капиталының суммасы ел саен индексацияләнә. Шулай итеп, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Әгәр балалар 2020 елдан башлап туган булсалар , ана капиталы күләме индексациядән сон 53 712,27сум була һәм 693 144,1 сум тәшкил итә.
