Тукай районы КВН финалында кем җиңде?

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Тукай районы КВН уеннарының финалы узды. Анда Иске Абдул авыл җирлегеннән «Шук бармаклар», Бикләннән «Биклән борычлары», Күзкәйдән «Катык», Иштирәктән «Текә кызлар», Түбән Сукысудан «Твикс», Шилнәбаштан «Оба-На» яшьләре ярышты! Шуны да әйтергә кирәк, бу көнне Күзкәйдән «Оеткы» командасының дебюты да булды!Алар сәхнәдә ут уйнатты.

Барлык командалар лаеклы чыгыш ясады! Нәтиҗәдә Иштирәк авыл җирлегенең «Текә кызлары», Күзкәй авыл җирлегенең «Катык» командалары җиңүче - 1 нче урынга лаек дип табылды!

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International