Тыл хезмәтчәне Рәсинә Билаловнаны 95 яшьлеге белән котладылар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 3 ноябрендә Тукай муниципаль районының Ветераннар советы иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева, Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, Тукай муниципаль районының социаль яклау белгечләре, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Чыршылы  авылында яшәүче Шәйдуллина Рәсинә Билал кызын 95 яшьлеге белән котладылар. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбиләргә  чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International