Ашлык өләштеләр

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

“Миңнехуҗина” крестьян –фермер хуҗалыгы елдан-ел яхшы уңышларга ирешеп килә.

Быел да хуҗалыкның уңышлары мактанырлык. Бу авыл хезмәтчәннәре өчен зур шатлык. Әле шушы көннәрдә генә “Миңнехуҗина” КФХ сы Мәләкәс авылында пай җирләре өчен халыкка бодай бирде. Ашлык пай җирләренең күләменә карап билгеләнде. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев  крестьян-фермер хуҗалыгының һәрвакыт ярдәм итеп торуын хәбәр итте һәм Мәләкәс авылы халкы исеменнән зур рәхмәтләрен белдерде.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International