«Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенә кушылдылар.

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Тукай районында «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенә кушылдылар.Түбән Суыксу урта мәктәбе базасында үткән чарада 100гә якын кеше катнашты. Алар: өлкән сыйныфлар укучылары, укытучылар, район халкы һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар. Диктантта 20 сорау иде (16 яшькә кадәр катнашучылар өчен) һәм 30 сорау (16 яшьтән узган катнашучылар өчен), аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк булды. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы-100гә тиң булырга тиеш иде. Нәтиҗәләр соңрак булачак.
Диктантны онлайн форматта да язу мөмкинлеге дә тудырылды. Акциянең төп максаты-кешеләрнең илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарын җәлеп итү, татулыкны һәм милли бердәмлекне ныгыту, халыкның этнографик грамоталылыгын арттыру иде.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International