11.11.2022 һава торышының оператив фаразы

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

10 ноябрь кичендә, 2022 елның 11 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә. 2022 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җиле 15 м/с кадәр җитәчәк.

Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы):

Болытлы. Бераз яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, 6-11 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге төнлә - 13 м/с, көндез - 15 м/с. Төнлә минималь температура 1... 4˚. Көндез һаваның максималь температурасы 3.. 6˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International