Өченче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү кысаларында Тукай районның инвалидлар җәмгыяте тарафыннан киң чаралар планы эшләнде.
Тукай районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен беренче зур тантана сигезенче ноябрьдә Күзкәй авылы мәдәният йортында узды. Очрашуда инвалидлар иҗтимагый оешмасының башлангыч оешмалары рәисләре ,Күзкәй авыл халкы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.