«Без бергә» акциясе

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Әлеге социаль әһәмиятле чара кысаларында җәмәгать оешмасы  мобилизацияләнгән солдатлар өчен җылы йон оекбашлар җыюны оештырды. Бу изге эштә Биклән, Күзкәй, Боерган, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә яшәүчеләр зур активлык күрсәттеләр.
- Төрле зурлыктагы оекбашлар белән инде зур капчык тулды. Без хәрбиләргә әни кулларының җылысын бирергә телибез. Мәктәп укучылары да изге миссиягә кушылды, алар  хатлар язалар, сугышчыларыбызга открыткалар ясыйлар. Без бергә-бу безнең көчебез, - дип хәбәр итте районның иҗтимагый советы рәисе Инсия Мөбәрәкова.
Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бу якшәмбе Казанга мобилизация буенча киткән туганнары янына барып күрешер өчен тукайлыларга  автобус биреләчәк. барышында җыелган җылы әйберләрне дә җибәрү планлаштырыла.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International