Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сораштыру үткәрү турында

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 № ПУ-79 Указы нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрә . Сораштыруда 20 яшьтән 90 яшькә кадәрге, төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала. Социологик тикшеренүләр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла https://open.tatarstan.ru/polls/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International