Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүнең яңа кагыйдәләре турында

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1515 номерлы карары белән расланган, 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү Кагыйдәләре белән көйләнә.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 10нчы маддәсе  нигезендә кулланучыга җиткерелгән мәгълүматтан тыш,  кулланучыларга күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм башкарыла торган эшләр турында түбәндәге мәгълүматны да җиткерергә тиеш:

• күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) исемлеге, аларны күрсәтү формалары  һәм (яки) шартлары;

•  күрсәтелә торган хезмәтләрнең стандартларны (булганда) буенча күрсәтмә ;

• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) вакыты;

• хезмәтне күрсәтүче анык  зат турында мәгълүмат;

• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) буенча килешүләр (квитанцияләр, башка документлар үрнәкләре;

• җитештерелә торган әйберләрнең үрнәкләре (модельләре), эскизлары;

• ташламалар алу хокукына ия категория  кулланучылар  исемлеге.

Әлеге мәгълүмат карау  өчен  уңайлы урында булырга тиеш.

Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдәләрдә гражданнар белән төзелүче килешүләргә  махсус таләпләр дә каралган. Анда кулланучы белән килешү бәясен дә, башкарыла торган эшләрнең яки күрсәтелә торган хезмәтләрнең тасвирламасы да, башкаручының реквизитлары турында мәгълүмат да, заказны үтәү сроклары да, заказны кабул иткән затның вазыйфасын һәм имзасын да үз эченә алган мәгүлүмат булырга тиеш.

Расланган кагыйдәләр көнкүреш хезмәте күрсәтүнең  барлык төрләренә (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.), шулай ук  химчисткалар, чәчтарашханә, матурлык салоннарын, мунча, сауна һ.б. карата да кулланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International