Мусабай-Завод авыл җирлегендә «Сәламәтлек көне» узды. Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендә физкультура дәресе үтте. Фәйрүзә Фаяз кызы иртә белән урыннан тормыйча башкарып була торган кызыклы күнегүләр күрсәтте.
Дәресләрдән соң барыбыз да өстәл артына җыелдык. Организмны ничек ныгытырга, матурлыкны һәм сәламәтлекне ничек итеп озак елларга сакларга, дөрес туклану hәм аның файдасы турында сөйләштек.
