Хамматова Мәрзия апа янына кунакта

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

#КалмиинскаяСБ
#Калмияавылкитапханәсе
#Йөрәктәнйөрәккә
Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр.
Сукырлык сүзе куркыныч яңгыраса да, Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, әлеге кешеләр төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел, кайберләреннән хәтта үрнәк тә алырлык! Инвалид — ул сау-сәламәт кешедән ким дигән сүз түгел, шуны аңлап, булдыра алганча, ярдәм кулы сузарга да онытмыйча яшәсәк иде.
Күз буенча инвалидлар, кызганычка каршы, дөньяның ямьлелеген күрми. Язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителгәннәргә туганнары, дуслары тормышта олы терәк булып, яшәргә көч бирәләр.
Алар арасында шулкадәр сабыр, нык рухлы һәм яшәү дәрте белән дөрләп янган кешеләр бар, алар тормыштан да зарланмый, ә, киресенчә, һәр туар таңга сөенеп, төшенкелеккә бирешмичә яшиләр.Без дә бүген Хамматова Мәрзия апа янына кунакка бардык.Хәлләрен белешеп, яшь чакларын искә төшереп сөендереп кайттык үзен. Без килүгә шатланып, рәхәтләнеп сөйләште, бик зур рәхмәтләр әйтеп безне озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International