Биатлонда призлы урыннар яуладылар

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

«Шәфкатьлелек энергиясе» Кубогының 6 нчы этабы һәм кышкы спорт төрләре фестивале кысаларында Яңа поселогында биатлон буенча Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы беренчелеге узды.

Ярышлар 3 яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде. Якташларыбыз призлы урыннар яулады. 2010-2011 елларда туган кызлар арасында икенче урынны Камилә Сабирова алды. Тукай районында яшәүче Ләйлә Вәлиуллина шулай ук 2008-2009 елларда туган кызлар арасында икенче булды.

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International