Тукай районы җитәкчелеге авыл хуҗалыкларына сөтне арттыру бурычын куйды.
Моның өчен 500 баштан артык голштейн токымлы сыер сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Фаил Камаев сөйләде.
- Без савымны арттырырга тырышабыз. Бүгенге көндә бу көнгә 97 тоннадан артык. Әмма без савым сыерларының баш санын арттырабыз. Яз көне Бакчасарайга Венгриядән тагын 400 баш голштейн токымлы тана һәм шул ук вакытта 150 баш «Ирек» КФХда Сәет авылына алып кайтырга планлаштырабыз. Акрынлап үстерәчәкбез, нәселле хайваннарны арттырачакбыз, – дип сөйләде район башлыгы Фаил Камев гражданнар җыенында. - Бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки көтүне яңартмыйча без бүген сыердан 30 килограммнан артык сөт сава алмыйбыз. Бу мөһим тема, бу безнең районның һәм республиканың азык-төлек иминлеге. 97 тонна-начар нәтиҗә түгел, әмма без монда тукталырга җыенмыйбыз. Безнең бурыч-якынча 150 тоннага чыгу. Мондый мөмкинлекләр бар.