2023 елның 18 гыйнварында 14.00 дән 16.00 гә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне уза

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатында 2023 елның 18 гыйнварында 14.00 дән 16.00 гә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

  • Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов ур., 14 йорт, 3 нче катта эшмәкәрләргә консультация үткәрәчәкләр. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны буенча башкарылачак.
     
     
     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International