17 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде. ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин боерыгы белән отставкага киткән полиция полковнигы Владимир Елисеев урынына бүлек башлыгы итеп полиция подполковнигы Айрат Гавариев игълан ителде.

Боерык белән ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция начальнигы Алексей Соколов таныштырды, ул лаеклы ялга киткән Владимир Елисеевка рәхмәт белдерде һәм Айрат Гавариевка уңышлар теләде. Чарада катнашкан район башлыгы Фаил Камаев һәм район прокуроры Айрат Галимәрдәнов аның теләкләренә кушылды.
Шулай ук район башлыгы исеменнән Владимир Елисеевка яхшы хезмәтләре өчен Мактау грамотасы тапшырылды .
Чыганак:"Якты юл"газетасы