Казан шәһәре «Дуслык» сәләмәтләндерү үзәгендә инглиз теле буенча республикакүләм «Олимпка юл» («Путь к Олипу») олимпиадасы үтте.Анда Тукай районы укычылары югары үрләр яулады. Түбәндәге укучылар призер булдылар:
Даян Фәрхетдинов hәм Алиса Стрыгина- Бәтке мәктәбе;
Дамир Тимошев-Круглое Поле поселогы мәктәбе;
Лилия Таһирова-Новотроицк мәктәбе.
Теләнче Тамак авылы мәктәбе укучысы Таңсылу Әхмәтшина исә лауреат исеменә лаек булды.
Олимпиада да катнашучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларны котлыйбыз!